«ВКонтакте»да – «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»!
Караулар ярты миллионнан артып китте!
Ниһаять, «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»ның социаль челтәрләрдә үз төркеме барлыкка килде. Беренче айда ук аңа 500 кеше язылды! Инде биредә видеоларга 700әр кеше лайк куя, караулар ярты миллионнан артып китте! Бер шик тә юк, әлеге төркемне күпләр көтте. Фото, видеолар карап, хатирәләрне барлап, күңелне бер җылытып чыгарга! Бу нинди галәмәт күп кеше җыела торган урын дип аптырап карап утыручылар да бардыр.
Статистикага күз салсак, безне Чаллыда гына түгел, Казан, Уфа, Мәскәүдә һәм хәтта чит илләрдә дә карыйлар. «Охват аудитории» уртача 60-70 меңне тәшкил итә. Ә бит төркемгә әле нибары ике ай!
Ни өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә ачарга булдык? Ватсап һәм Телеграмнан аермалы буларак, биредә кертелгән контент телефон «хәтер»ен тутырмый. Теләгән очракта телефоныңа яки социаль челтәрдәге битеңә үз җаең белән саклап куярга була. Фото, видео, аралашу чатларының да аерым бүлекләрдә урнашуы зур плюс. Пост тәкъдим итү бүлеге дә бар хәтта. Аралашу чатларына килгәндә, биредә кайдан булуыңны, нәрсәләр белән мавыгуыңны язарга, «Пятачок»та төшкән фотолар белән уртаклашырга, игъланнар калдырырга була.
Беркемгә сер түгел, тизлек заманында яшибез. Шуңа кыска видеолар популяр. «ВКонтакте»да алар «клип» дип атала. Бүгенге көндә төркемдәге видеоларны ярты миллионнан артык кеше караган. Сиксәннән артык клип арасында 1-2 мең карау җыйганнары да, 25-30 мең, хәтта 40-50 меңлеләре дә бар. Узган көздә иң оста биюче дип табылган Фәнис абый Мөхәммәтҗановка гына да 700дән артык кеше лайк куйды, 40 меңнән артык карау һәм 30лап күчереп алу! Фәнис абыйның бүгенге көндә дә колаклары янадыр – аның биюен, үзен мактап көн саен диярлек комментарий язалар.
«Пятачок»та әнә шулай «абсолют батыр» исемен алу өчен иң-иңнәр җыела безнең. Һәрберсенең биегәнен кертеп барабыз. Иң күп карау җыйган видеолар арасында Зиләйлүк ханым да бар. Аның үзенчәлекле һәм җиңел хәрәкәтләрен ошаттылар. Зиләйлүк апаның биегәнен Фәнис абыйныкыннан бераз гына артыграк – 42 мең кеше карарга җитешкән.
Җиде йөз лайкны тагын бер видео җыйды бит әле. Ул да булса «Пятачок»тагылар яратып өлгергән Рафис Кәлимуллинның әнисе – Рәмзия Кәлимуллинаның җырлавы. Аның тавышын легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхинекенә охшаталар. Сезгә концертлар куярга кирәк, мондый тавыш югалып ятарга тиеш түгел, диючеләр шактый. Белгәнебезчә, Рәмзия ханым улы белән концертлар куя. Бәлкем әле үзенең сольный концертларын да тәкъдим итәр.
Төркемгә видеолар сайлаганда менә боларын яратачаклар дигән уй килгән иде. Һәм ул шулай килеп чыкты да. Безнең әниләр кебек чөеп япкан яулыклы апаларның тыйнак кына, ипле генә биеп йөргәннәрен 39 меңгә якын кеше күзәткән. Аларга 260 лайк куйганнар. «Безнең татар халкы шулай тыйнак ул» дип бертөрле горурлык белән комментарий язучылар да булды.
Земфира Вафина исемле язылучыбыз үзенең яшь чагында «Пятачок»ларга йөргәнен искә алып язган: «Шулай тыйнак кына итеп егетләр күзләргә йөри идек без дә, кеше бик күп була торган иде, яшьләре дә, олыраклар да...»
Сулы бизәкле чиләк һәм көянтәләр белән биюче кызлар да кимен куймадылар. Аларны 10 мең кеше карады. «Уңган хуҗабикәләр биюе» дип мактап яздылар аларга. Гомумән, биючеләрне карарга яраттылар. Ажиотаж, болай гына әйткәндә. Сулы тазда биючеләрне дә, гәлүш киеп табан кыздыручыларны да лайкларга күмделәр. Лаеклылар чөнки! Меңәрләгән халык алдына чыгып биергә бик азларның гына йөрәге җитә бит.
«Пятачок»ны зурлап килгән танылган җырчылар да игътибар үзәгендә. Алар бит шушы атмосфераны тоярга килә. «Телевизордан караганда алар бөтенләй башка. «Пятачок»та җырчылар ихласрак» диючеләр дә бар. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларга, Эльмира һәм Рафил Җәләлиевларга аеруча мәхәббәтләре көчле. Моны комментарийларда күрергә була: «Без сезне яратабыз, уңышлар сезгә», «Шундый матур парлар», «Икесен дә яратам».
Гөлсинә Батыршина исемле ханым тулырак итеп язган: «Гел шундый булып калыгыз, гади булып, гадел булып. Дөрес юлдан гына барыгыз, берүк йолдыз чирләре сезгә кагылмасын. Сез матур, сез батыр, халык мәхәббәтен яуладыгыз. Без сезне бик яратабыз».
Узган ел «Пятачок» яңа киңлеккә чыкты. Әлфинә Әзһәмованың катнашуы гына да зур вакыйга бит. Бик күпләр кебек Чаллыга килеп, озак еллар заводта эшләгән, канат ныгыткан, биредә яшәп Мәскәүләргә кадәр танылу алган җырчы «Пятачок» проектын хуплады! Аннары быел халык артистлары Виталий Агапов, ИлСаф, популяр җырчылар Рәдиф Зарипов, Илфир Искәндәров, «Казан егетләре», Нияз Хәмәтшин да безнең белән булды. Чаллы сандугачлары Фәнилә Салихова, Сәрия Нәбиуллина, Габидулла Хөрмәтуллиннан башка «Пятачок»ны күз алдына китереп булмый. Чыгыш ясаган саен «Пятачок»ны бер үк вакытта моң-сагышка да, күңелле рәхәтлеккә дә күмәргә сәләтлеләр. Алар халык белән бербөтен, шуңа моң ияләрен интернет челтәрләрендә дә «егылып» карыйлар.
Күренеп тора, инде җәйге «Пятачок»ларны түземсезлек белән көтүчеләр бар. Соңгы постларның берсенә Тәслимә Сәләхова дигән язылучыбыз болай дип язган: «Тиздән, Аллаһ боерса, башлана инде». «Пятачок»ның туктап торганы да юк, атна саен була» дип җавап язганнар аңа. (Әйе, «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»» бик күпләрне илһамландырып җибәрде. Шәһәрдә берничә кече «Пятачок» барлыкка килде.) Шулай да Тәслимә ханым: «Ишеткән бар, барган юк, анда бит болай үтми бугай...» дигән. «Чаллыга «Пятачок»та биергә бармыйча булмас, элек Казанда Соцгород паркында бии торган идек. Хәзер алар юк», – дип уртаклашкан Резидә Фәйзуллина-Саттарова. «Нишләп Казанда юк соң «Пятачок»лар? Кызыктырдылар!» – дигән Анзия Зәйнетдинова. «Бар да шулай уйнап, җырлап торса, дөньялар ничек матур, күңелле булыр иде, бердәмлек», – дигән Флера Тимергалиева.
Бик күп танылган җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева «Пятачок» төркеме ачылу белән үк шигырь язып салган. Тыңлап карагыз әле сез дә.
Җәен «Пятачок»ка йөрдек,
Биедек рәхәтләнеп!
Җырчылар килеп җырлады,
Күңелләрне кутәреп!
Инде кышын нишләрбез дип
Борчылыплар ятканда...
«Шәһри Чаллы»лылар тагын
Бүләк әзерләп ята...
Идеяләр, идеяләр
Бер букча алар сездә!
Халык күңелен аңлый торган
Датчиклар бар күк сездә!
Ял иттерә беләсез сез,
Сез – халыкчан газета!
Тартылабыз сезнең белән
Милли, рухи байлыкка!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев