Татарстанда халык артистлары артты
Кемнәр бу исемгә лаек булды?
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 50дән артык кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында төрле өлкәләрдә эшләүчеләр бар.
Берничә җырчы да Рөстәм Нургалиевич кулыннан дәрәҗәле бүләк алды. Раяз Фасыйхов белән Ришат Төхвәтуллин «Татарстанның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булдылар.
Мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзаловага – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Ямьле» төркеме кызларына «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде.
Фотолар ТР Рәисе сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев