Музыкант Рамил Каниповның чыгышы Пятачокка килгән тамашачыларны гына түгел, социаль челтәрләрне дә аһ иттерде.
Дер селкетте, болай гына әйткәндә. Аның Ленар Шәех белән язган, бүгенге көндә бик популяр «Синең янда гына юл башым» җырын «Легенда Чаллы» төркемендә бүгенге көнгә 200 меңгә якын кеше карады. Сүз уңаеннан, «Шәхри Чаллы»дан – Пятачок» проектының төркеме ВКонтактеда һәм хәзер тыелган челтәрдә дә бар. Видеоларны, шул исәптән туры эфирларны, бөтен ил һәм хәтта чит илләрдән дә миллионлаган кеше карый.
Сүзем Рамил Канипов турында. Язылучылар, ул җырлаган видеоларны карап кына калмыйча, үзләренең битләрендә дә бүлештеләр. Иң кызыгы, әлбәттә, комментарийлар. Гади халык кына түгел, танылган артистлар да Рамил Каниповка, дөресрәге, аның ясалма интеллектка кушылып җырлавына бәя бирергә ашыкты. Тулы цитата белән бер-икесен язып китәм.
«Бер шәхес әйтмешли, сәхнәдә җырлар өчен талант, тавыш кына түгел, ә акыл да кирәк шул. Бик кызганыч хәл бу, гафу итегез», – дип фикерен җиткерде халык жырчысы Вадим Захаров.
Бу инде, бомба янына тагын бер бомба төшкән кебек, тамашачы арасында чыккан бәхәсне тагын кыздырып җибәрде. Күпчелек ханымнар Рамил Каниповны уттан сакларга тырышкандай якларга тотынды. Вадим Захаровның үзенә дә бик тә ачы сүзләр яудырдылар. «Көнләшәсең!»нән башлап, җырчының кем янына утырып кеше булганнары һәм башкалар, һәм башкалар. Халык җырчысын хөрмәт итеп, аннары, әдәп ягыннан ул сүзләрне газетага чыгарып булмаганга, аларны язып тормыйк. Укырга теләүчеләр табып укыр, мөгаен.
Пятачокта Рамил Каниповның әлеге җыр белән сәхнәгә беренче чыгуы. Шуңа без, редакция хезмәткәрләре, аның ИИга кушылып җырлавына «күз йоммаслармы», дип карадык.
Кунагыбыз да: «Микрофонны тикшерергә мөмкинлек тә булмады, җыр башлангач кына аңлап алдым. Чөнки сәхнәдә музыка уйнаганда үз тавышыңны ишетмисең. Бәлки, әлегә тәҗрибәм булмаганга шулай килеп чыккандыр», – дип, сәхнәдәшләре тәнкыйтенә җавап бирде.
Бу фикерне популяр җырчыбыз Гөлназ Шәрипҗановага да җиткерергә тырыштык. «Когда нет собственного интеллекта... Вы лучше удалите видео пока не поздно», – дип язып салды ул.
Әмма факт: халык ясалма интеллект белән берлектә эшләнгән бу җырны яратып кабул итте. Пятачокка килеп Рамил Каниповны күрүчеләр: «Менә ул нинди икән, бик ягымлы һәм чибәр», – дип яздылар. «Машинамда гел шуны тыңлыйм», «Алисадан гел шуны куюын сорыйм», «Бу җырны йоклар алдыннан берничә тапкыр тыңламасам, йоклап китә алмыйм» кебек комментарийларның очы-кырые юк. Халыкка – гади тынлаучыга җырны кем, ничек башкаруы да түгел, фәкать аның күңелгә барып җитүе кирәк.
Нет комментариев