Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциядәге җырчы Радик Динәхмәтов яңалыклары белән уртаклашкан

Ул анда «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе булып хезмәт итә.

Җырчы Радик Динәхмәтов махсус хәрби операциягә үз теләге белән узган елның җәендә киткән иде. Шушы көннәрдә ул «Интертат» хәбәрчесенә яңалыкларын ирештергән. Мәгълүм булганча, ул анда «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе булып хезмәт итә.

"Без Кызыл Лиман юнәлешендә алга таба барабыз. Егетләр, тырышалар. Янәшәбездә Татарстан егетләре бик күп. Алар үзләренең байраклары, шевроннары белән әллә каян күренеп торалар. Сезнең яктан да ярдәм күп килүен, теләктәшлекнең көчле икәнлеген беләм. Инде барыбызга бергә җиңү яулап кайтырга язсын иде», – дигән ул.

Җырчы Татарстаннан сәламнәр килеп торуына аеруча куануын белдергән. 

"Гел элемтәдә булуыгызга рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, биредә теләсә нинди шалтырату яки смс алу бик сөендерә.  Күптән түгел генә Чаллыда яшәүче иҗатташ дустым Равил Галиевны юбиллее белән котлап, үзем дә видеоязма җибәргән идем. Минем «Әле дә син бар әле дөньяда» җырына бөтен зал кушылып җырлаган. Шул мизгелләрнең видеосын күреп, күңел тулды", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев