Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә – 1000 окоп шәме

«5 урында эчке киемнәр тегәбез», - диләр ханымнар.

Чаллының «Кама 38» территориаль иҗтимагый советы махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә 1000 окоп шәме ясап җибәрергә карар кылган.

"Узган кыш  440, быел ноябрь-декабрьдә тагын 400 шәм җибәрдек. Бу кышка 1000 шәм ясарга планлаштырабыз. Йон эрләп оекбашлар бәйлибез, 5 урында эчке киемнәр тегәбез. Халык хәрбиләр һәм госпиталь өчен урын-җир җыелмалары, гигиена әйберләре, кием-салым, азык-төлек җыя. 

Махсус хәрби операциядә безнең бистәдән 7 егет катнаша. Аларга исемле посылкалар җибәрдек. Шәһәрдәшләребез җиңүгә мөмкинлекләреннән чыгып, өлешләрен кертергә тырышалар, – ди ТОС рәисе Федия Минхаҗиева. 

Фотолар шәхси архивтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Мы вместе