Хәрбиләргә жилетлар бәйләүче Әлфия Юткинадан сөенечле хәбәр
«Баламны ышанычлы кулларга тапшырам», - ди.
Төннәрен йокламыйча бәйләм өстендә уздыручы шәһәрдәшебез Әлфия Юткина сөенече белән уртаклашты. Хәрби операциядә хезмәт итүче «улы» Александр өйләнгән.
«Баламны ышанычлы кулларга тапшырам. Бәхетләре гомерле булсын берүк. Александр болай да наз күрмичә, ятим үскән бала. Хәрби операцияләр бетеп сөйгәне янына исән-имин кайтсын. Хәзер улымның әнисе генә түгел, тормыш иптәше дә бар», – ди Әлфия апа.
Чынлыкта Александр Әлфия апага беркем түгел. Ул аның белән очраклы рәвештә таныша. Шәһәрдәшебез өлешчә мобилизация игълан ителгәч, жилетлар бәйли башлый. Аның һәрберсе эченә теләкләрен һәм телефон номерын язып хат сала. Бервакыт аңа бер хәрбидән рәхмәт хаты килеп ирешә. Ул Александрдан була. Шул вакыттан бирле Әлфия апа аны үз итә, яратып балам дип эндәшә. Саша да Әлфия апаны әнисе кебек якын итә. Хәрби операциядән еш хәлләрен белешә.
Әлфия апа белән Александрның туганлашуы турында без монда яздык.
Искәртергә кирәк, Әлфия апа быел рекорд куйды. Ул 140нчы жилетын бәйләде. «Бәйләүдән хәрби операция беткәч кенә туктаячакмын», – ди. Моннан укы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев