Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәтер көне исәннәр өчен кирәк

Бу көн - илебезнең төзәлми торган ярасы...

Бүген илебездә хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында чара булды. Ул караул алышыну белән башланып китте. Аннары шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

«22 июнь – күпмилләтле илебездә хәтер һәм матәм көне. 1941 елның 22 июнендә кешелек дөньясындагы иң дәһшәтле сугыш башланды. Бу – Ватаныбыз тарихында иң фаҗигале көн, илебезнең төзәлми торган ярасы», – дип искәртте ул. 

Бөек Ватан сугышында 27 млн.нан артык кеше һәлак булды. Чаллыдан 14 меңнән артык кеше фронтка китте, аларның 5 меңнән артыгы яу кырында мәңгелеккә  ятып калды. 

 «Бу сугыш һәр гаиләгә керде, безнең бурыч – бөек Ватан сугышы корбаннарын онытмау. Бу үлгәннәр өчен түгел, исәннәр өчен кирәк», – диде ул.

Аннан соң 1941 елның бу көнен чагылдырган театраль тамаша булды. 12 сәгать 15 минутта Чаллы Бөтенросссия бер минутлык тынлык акциясенә кушылды. 
Кадет мәктәбе укучысы Рауль Александров патриотик шигырь укыды. 

Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышына илебездән 34 млн кеше мобилизацияләнүен әйтте. «Илебезгә тагын сынау килде. Бүгенге көндә ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Без һичшиксез җиңәчәкбез», – диде ул. 

Матәм чарасы мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөекватансугышы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция хәтер мәңгелек