Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәттәшен үтереп, бармагын кисеп алган җинаятьчегә хөкем карары чыгарылды

Аны катгый режимлы төрмәгә утырттылар.

Чаллы судында хезмәттәшен вәхшиләрчә үтергән Вадим Николаевка карата хөкем карары чыгарылды. Аны 17 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига узган ел апрель аенда була. Вадим Николаев хезмәттәшенең машина сатуын белгәч, аны сәнәгать зонасына сөйләшергә чакыра. Әҗәткә акча сорый. Тегесе ризалашмый. Араларында тавыш чыгып китә. Ачулы Вадим Николаев хезмәттәшенең  муенына 3 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Паспортын һәм кесә телефонын урлый. Телефоныннан акчасын салдыру өчен бармагын да кисеп ала. Мәетне Вахитов боҗрасы янындагы чыршылар астына яшерә. Өенә кайткач телефон аша 37 мең сум акчасын салдыра. 

26 яшьлек ир-ат мәетенә шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы оешмасы хезмәткәрләре тап була.  Хокук сакчылары җинаятьче эзенә 4 көннән соң чыга. Тикшерү барышында аның кеше үтерү, урлаудан тыш, башка төр закон бозулары да ачыклана. 

2021 елда аны машинада таныклыксыз йөргәне өчен административ җаваплылыкка тартмакчы булалар. Проблеманы хәл итү өчен ул полиция хезмәткәренә 10 мең сум ришвәт бирә. Шул ук елның декабрендә кешедән 383 мең сум кредит алдырта, соңыннан урлый. 

Вадим Николав кеше үтерү, гражданин паспортын урлау, мошенниклык, ришвәтчелек һәм урлау маддәләре буенча хөкем ителде. 

Ирегеннән мәхрүм ителүдән тыш, ул үтерелгән егетнең әти-әнисенә 5 миллион сум акча түләргә тиеш. Кеше исеменнән алынган 340 мең кредит акчасын кайтару да аның өстендә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять суд утырышы