Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны матур итеп каршылыйк

Быел «Азатлык» мәйданындагы төп чыршыны яңача бизәргә планлаштыралар. Шәһәрнең архитектура идарәсе башлыгы Мәликә Шәмсиева әйтүенчә, чыршы балалар әкиятләренә һәм фольклорга нигезләнеп бизәләчәк.

Мәйданда боз сыннары да урын алачак. Тынычлык проспекты ягыннан төрле төсләрдәге утлы юл барлыкка киләчәк. Шулай ук фонтанга кадәр утлы тоннель ясалачак. Үзәктә яңа ел символы – юлбарыс сыны урын алачак. Фонтан әкият күленә әйләнеп, үзенә Су анасы белән Бака-патшабикәне сыендырачак. Чыршыда җылы, матур төсләр өстенлек итәчәк. Моннан тыш, биредә шугалакны зурайту да күздә тотыла. Кечкенә балалар өчен махсус шуу урыны да булачак. Аларны да боз сыннары, төсле яктырткычлар белән бизәргә уйлыйлар. Шулай ук аттракционнар да эшләячәк. Фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге дә булачак. 
«Теләкләр трамвае» Мәләкәс аръягындагы чыршы янына китә. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки якын киләчәктә биредә яңа трамвай линиясен төзи башлыйлар.
Кыскасы, быел яңа ел бәйрәме башкачарак үтәр төсле. Баш архитектор яңалыклар шәһәрдәшләр күңеленә хуш килер, дип ышандырды.  Яңа ел хәвеф-хәтәрсез булсын, Кыш бабай барыбызга да сәламәтлек алып килсен, барлык чирләр дә быел бетсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел