Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Япониягә чикләр ачыла

1 ноябрьдән Япониягә дә рейслар ачылачак.

«Аэрофлот» генераль директоры Виталий Савельев компания Европага рейсларны кыш ахырында яңадан башлар дип өметләнә. «Россия 1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. 

«Кыш ахырында, февраль-март айларында рейслар санын арттырырбыз һәм безнең самолетларга Европа илләре буйлап очарга мөмкинлек бирерләр дип өметләнәм һәм моның шулай булуын телим», - диде ул. 

Савельев фикеренчә, бүген Россиядә кабат карантин кертелмәячәк, чөнки ул икътисадка тискәре йогынты ясаячак.

Коронавирус пандемиясе башлангач, кайбер рейсларны исәпкә алмаганда, Россия халыкара авиаэлемтәне туктатты. Җәй айларыннан Бөекбритания, Швейцария, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Корея һ.б. кайбер илләргә рейслар яңадан башланды. 1 ноябрьдән Япониягә дә рейслар ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев