Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы халкын бушлай медицина тикшерүенә чакыралар

Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татарстан халкын сәламәтләндерү» программасы булуын кире кактылар.

Чаллыда яшәүчеләргә медицина клиникаларыннан шалтыраталар һәм бушлай тикшерүгә чакыралар - янәсе "Татарстан халкын сәламәтләндерү" программасы буенча. Күпләрне бу ялгыш юлга кертә, бу республика проекты, диспансеризация кебек, дип уйларга мөмкин, ләкин бу алай түгел. ТР сәламәтлек саклау министрлыгында мондый республика программасы булмавын кисәттеләр.
Телефоннан бушлай УЗИ, терапевт консультациясе, массаж узарга тәкъдим итәләр. Әмма мондый схемалар күптән билгеле, белгечләр караганнан соң төрле авыруларга күрсәтәләр һәм дәвалауны актив тәкъдим итә башлыйлар, ә акча булмаганнарга кредит тагалар. Берүк сак булсагыз иде!

Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники