Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы онкодиспансерында грипптан массакүләм вакцинация узды

Онкодиспансерның Чаллы филиалы коллективы массакүләм рәвештә грипптан "Ультрикс Квадри" вакцинасы белән прививка ясатты.

Ул ВОЗның барлык стандартларына туры килә.
 "Ультрикс Квадри" югары специфик иммунитет формалаштыра һәм авыруның авыр агымын һәм катлауланулар барлыкка килүен кисәтә.
Антитәнчекләрне вакцинациядән соң бер-ике атна үткәч барлыкка килә, иммунитет 12 айга кадәр саклана. Вирусларның вакцина составында зурайтылган җыелмасы гриппның "икенче дулкын"ыннан да саклый, ул яз көне организм кыштан соң хәлсезләнгән вакытта килә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга "Ультрикс Квадри" якынча бер атна элек кайтарылды, аны республика поликлиникалары буенча тараталар. Чаллыга 30 мең доза кайтарганнар. Вакцина башлану турында соңрак билгеле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка грипп