Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады

Чаллы шәһәренең хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар!

Бүген бөтен дөньяда игелеклелек һәм зирәклек, аңлашу һәм хөрмәт, күңел юмартлыгы бәйрәме билгеләп үтелә. Бу төшенчәләрне тулысы белән бары тик сезгә, бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия, кечкенә шәһәрне Россия Федерациясе автомобиль сәнәгатенең иң зур үзәгенә әйләндергән, бар гомерен Яр Чаллыга багышлаган кешеләргә карата гына әйтергә була.

Сезнең буын – җиңүчеләр һәм геройлар буыны. Сезнең арада Бөек Ватан сугышы ветераннары да, әлеге сугышта катнашучылар да бар. Илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына сез күрсәткән батырлыклар алдында без һәрвакыт түләп бетергесез бурычлы булып калабыз. Шәһәр һәм «КАМАЗ»заводы төзелеше башында торган беренче төзүчеләребезгә рәхмәтебез чиксез. Сезнең энтузиазм, гаҗәеп эш сөючәнлегегез һәм патриотлыгыгыз нәтиҗәсендә, без бүген илнең иң матур һәм төзекләндерелгән шәһәрләренең берсендә яшибез һәм эшлибез.

Шунысы куанычлы,  сезнең күбегез бүген дә шәһәрдә барган вакыйгаларга карата кызыксынуын белдерә, кисәтүләрен җиткерә һәм акыллы киңәшләрен бирә. Өлкән коллегаларының һәм остазларының данлы традицияләрен дәвам итәргә тиешле хәзерге буын чаллылылар өчен алар - бик мөһим.

Ун елдан соң да, гасырдан соң да, Яр Чаллыда шәһәрнең алтын фонды булган кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелер, алар төп байлыгыбыз һәм казанышыбыз булыр дип ышанам. Без сезнең белән горурланабыз!

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим. Якыннарыгызның күңел җылысын, кайгыртуын тоеп яшәгез, балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән куандырсыннар.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                          Иң изге теләкләр белән Н.Г. Мәһдиев, 

 

                                                                                                                   Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев