Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы урамнарында һәм җәмәгать урыннарында җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән

Чаллыда урам җинаятьчелеге 7,4% ка, җәмәгать урыннарында җинаятьчелек 4,2% ка кимегән. Мондый саннарны «эшлекле дүшәмбе» дә Башкарма комитет каршындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев җиткерде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында кыскартуларга карамастан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, Чаллыга республика бюджеты хисабына юл хәрәкәте инспекторларына ярдәм итү өчен өстәмә чаралар һәм 26 кеше бүлеп бирелгән: «Бу җәмәгать тәртибен саклау планында муниципалитетларга җитди ярдәм. Урамнарда, җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнүче кешеләр шактый. Бүгенге көндә урам җинаятьчелеген киметү, җәмәгать урыннарында җинаятьчелекне киметү – бу уртак эш нәтиҗәсе».

 

 

http://nabchelny.ru/news/34604

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев