Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы яшьләре 2 көн дәвамында чатырлы шәһәрчектә яшәде

Үткән ялларда Кече Шилнә авылы территориясендә эшләүче яшьләрнең хәрби-спорт слеты үткәрелде.

Чараны Яр Чаллы шәһәренең предприятие һәм оешма советлары яшьләре, “Заман” яшьләр үзәге, “Өч турист” туристик клубы, шәһәрнең яшьләр эшләре идарәсе һәм Кече Шилнә авылы җирлеге оештырдылар. 
Слетны тантаналы рәвештә “Ватан-Ана” һәйкәле янында ачып җибәрделәр. Соңыннан катнашучылар бер минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.  
Барысы бергә слетта 7 команда катнашты, шулар рәтендә Яр Чаллының ТЭЦ филиалы «Татэнерго» оешмасы, «КАМАЗ» җәмгыятенең Кою заводы, шулай ук «КАМАЗ»ның Пресс-рамнар заводы, «РОСТАР» җәмгыяте, «Чаллы-Бройлер» оешмасы, «Петролайн-А» җәмгыяте һәм «КАМАЗ» җәмгыятенең Ремонт-инструментлар заводы. 
Катнашучы яшьләр өчен аеруча да кызыклы программа төзелгән иде. Алар командалап каршылыклар полосасы, хәрби шәһәрчекне үтте, “Үз-үзең белән таныштыр”, “Хәрби җыр башкару” конкурсларында катнашты, беренчел медицина ярдәме күрсәтте, автоматны сүтеп-җыйды һәм башкалар.   
Нәтиҗәдә хәрби-спорт слетының абсолют җиңүчеләре һәм төп Кубокны яулап алучы итеп, Яр Чаллы шәһәренең  ТЭЦ командасы танылды. Икенче һәм өченче урыннарны «КАМАЗ» җәмгыятенең Кою заводы белән шулай ук «КАМАЗ»ның Пресс-рамнар заводы яшьләре бүлештеләр.  

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр