Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 2 600дән артык агач утыртылды

Яр Чаллыда агач утырту һәм шәһәр территорияләрен җыештыру дәвам итә.

Чулман проспектында, 46 комплекс буйлап, 122 чыршы, Иске Сарман урамында 200 тирәк, 25 комплексында йорт яны территориясендә 33 нарат, миләш һәм алмагач, Кәреселидзе бульварында 18 нарат, Тукай исемендәге яр буенда 18 тирәк һәм нарат, Шишкин бульварында 15 чыршы утырттылар.
Яшел үсентеләр 65/10 торак йорты яны территориясендә дә барлыкка килде, анда 150 спирея утыртылды, шулай ук 35 комплекс территориясендә - 5сирень, 13 комплекста – озынлыгы 20 метр территориядә куаклар барлыкка килде. Көзге чорда шәһәрдә барлыгы 2 667 агач утыртылды.
Моннан тыш, шәһәрдә чәршәмбе һәм шимбә көнндәрендә өмәләр үткәрелә. Шулай итеп, Үзәк районы хакимияте 13 нче мәктәп укучылары белән берлектә Энтузиастлар бульвары территориясен яфрактан чистарттылар. Башкарма комитет хезмәткәрләре Азатлык мәйданында территорияне чистарттылар.
Автозавод районы хакимияте коллективы 32 нче мәктәп укучылары белән берлектә Йорт төзүчеләр бульвары территориясен чистарттылар, 8 куб.яфраклар һәм чүп-чар җыйдылар.
50 комплекс территориясендә «Камстройсервис» идарәче компаниясе тарафыннан өмә оештырылды.

Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән берлектә Комсомол паркында яфракларны җыештырдылар. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм "Горзеленхоз" хезмәткәрләре Марат Бибишев исемендәге парк территориясен яфрактан чистарттылар. "Комсомольский" ИК МУП Замелекесье районында 22/02, 22/03, 22/08 йортлары янын чистартты. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал