Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Ел эшмәкәре» конкурсы старт ала

Шәһәр Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идәрәсе «Ел эшмәкәре» конкурсы башлануы турында игълан итә.

 Анда автокалада эш алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына караган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурс: «Ел старты»,  «Профессионал»,  «Мәрхәмәтле йөрәк» һәм «Уңышка юл» номинацияләре буенча үткәрелә. Мәсәлән, «Ел старты» номинациясендә катнашырга 2018 елда Яр Чаллы шәһәрендә үз бизнесларын теркәгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары чакырыла. «Профессионал» номинациясенә  кимендә биш ел эшләүче һәм үсеш стратегиясенең тотрыклылыгын һәм нәтиҗәлелеген күрсәтүче эшмәкәрләрне көтәләр. «Мәрхәмәтле йөрәк» һәм «Уңышка юл» номинацияләрендә предприятие эшчәнлеген алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары чакырыла.
Конкурста катнашуга эшмәкәр мөстәкыйль рәвештә тәкъдим ителә ала, шулай ук номинантларны Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар һәм коммерцияле булмаган оешмалар тәкъдим итә ала. Берничә номинациядә катнашу мөмкинлеге бар. «Ел эшмәкәре» конкурсы турындагы нигезнамәнең тулы текстын биредә күрергә мөмкин.
Оештыручылар гариза бирү формасын максималь гади ясадылар: аны бары тик электрон вариантта гына рәсмиләштерергә кирәк. Гариза тутыруны биредә карарга була.
Бәйге этаплап үткәрелә. Беренче этапта гаризалар җыю һәм интернет-тавыш бирү булачак. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты иң күп тавыш җыйган эшмәкәрне сайлап алачак. Һәр номинациядә бишәр претендент сайлап алыначак. Икенче этапта оештыру комитеты әгъзалары тавыш бирәчәк. Алар арасында Сәүдә-сәнәгать палатасы, Башкарма комитет, бизнес-берләшмә вәкилләре булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34595

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев