Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды

Яр Чаллыда гриппка каршы вакцинация башланды. Шәһәргә 70 мең доза вакцина кайтты, 15 мең Чаллы кешесе прививка ясаткан инде.

«Беренче чиратта, коллективларда - балалар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, торак - коммуналь өлкә, транспорт хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм йөкле хатыннар прививка ала», – дип хәбәр итте кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина.
Шәһәрдә шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы 139 265 данә вакцина кайткан.
«Беренче компонентны – 127 161 кеше, икенчесен - 110 459 кеше ясаткан», - дип аңлатты сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова.
20 сентябрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 3 693 лаборатор расланган очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 703 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 0,9%ка түбәнрәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка

2
X