Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең чираттагы сезоны башланды

Бүген Чаллы шәһәренең өч мәйданында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды: Комсомол районында – Габдулла Тукай исемендәге яр буеның «Төзүче» стадионы территориясендә; Автозавод районында – Ипподром территориясендә; Үзәк районда – «Көньяк» агросәнәгать паркы территориясендә.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов ярминкәләрне карап йөрделәр.

Ярминкә кысаларында Яр Чаллыга Татарстанның 13 районыннан 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллылылар бәрәңге, яшелчә, ит һәм башка продукция сатып алуда актив катнашты. Киләсе ярминкәләр 29 сентябрь көнне, расланган мәйданчыкларда узачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33734

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев