Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгыртучанлык" социаль проекты тормышка ашырыла

Яр Чаллыда өч айдан артык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Ветераннар сәламәтлеге - безнең кайгырту" социаль проекты тормышка ашырыла.


Проект шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Киләчәк медицинасы" Клиникалары ассоциациясе табиблары тарафыннан түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты - авыруларны вакытында ачыклау һәм профилактикалау, авыруларны киметү һәм сугыш инвалидларына һәм ветераннарына кирәкле медицина ярдәме күрсәтү. Проектның инициаторы - Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов.

Проект кысаларында айга бер тапкыр клиника табиблары ветераннарның патронажын башкара: кан басымы һәм шикәр дәрәҗәсе үлчәнә, медицина препаратлары буенча консультатив ярдәм күрсәтелә, кирәк булганда ЭКГ төшерелә һәм тикшеренү, дәвалану буенча алга таба тәкъдимнәр бирелә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер проект