Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Яшьләр көне бу шимбәдә уздырыла

26 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне уздырылачак. Бәйрәм чаралары Яр буе паркы мәйданында оештырылачак.

Монда 16:00 сәгатьтән башлап интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак, алар арасында автотавыш фестивале, байкерлар күргәзмәсе, картингистлар, k-pop-мәйданчык, «КАМАЗ» күргәзмәсе, Чаллы һәм Казан кунаклары катнашындагы музыкаль open air, эшләүче яшьләр мәйданчыгы, граффити фестивале, рок-фестиваль (Чаллы, Казан, Алабуга, Ижау, Воткинск, Түбән Новгород шәһәрләре төркемнәре) бар. 
Шәһәрнең үзәк мәйданында исә Чаллының төрле коллективлары катнашында бәйрәм концерты булыр дип көтелә. Бәйрәмнең тантаналы ачылышыннан соң монда Яшьләр көне кубогына Cosmo-dance яшьләр фестивале уздырылачак. Кич белән пиротехника ярдәмендә рок-флешмоб оештырылачак. Соңыннан мәйданда кешенең космоска очуына 60 ел тулу хөрмәтенә «Без беренче» дип исемләнгән утлы шоу-программа үтәчәк.
Чаллы яшьләре һәм җыелган кунаклар өчен яшьләр арасында иң популяр артистларның берсе,  MTV Россия 2020 версиясе буенча иң яхшы башкаручы, РУ.TV – Top Hit Music Awards, MTV Europe Music Awards, Алтын граммофон музыкаль премияләр иясе, ТНТ телеканалының «Песни» проекты катнашучысы, «Любимка», «Если тебе будет грустно» җырлары, Клава Кока белән дуэтта «Краш» популяр җырларын башкаручы NILETTO чыгыш ясаячак.
Шулай ук бәйрәм концертында NILETTOдан тыш, Energy радиосы алып баручысы Богдан Кантемиров та булачак. Яшьләр рәхәтләнеп популяр ди-джей музыкасы астында дискотекада бии алачак. Кичке сәгать 22.00дә бәйрәм салюты булачак. 

Гөлия Ибатуллина.
Фото: ВК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр

2
X