Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының 14нче гимназиясендә тантаналы линейка узды

Яр Чаллыда Белем көнен билгеләп үтәләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягы районының яңа ачылган 14нче гимназиясендә булды, укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады.

«Хөрмәтле чаллылылар! Бүген бөтен ил буенча бик мөһим, әһәмиятле һәм көтелгән бәйрәм - Белем көне уза. Без 1 сентябрьне буш кул белән каршы алмыйбыз. Без 1 сентябрьгә кадәр өч яңа балалар бакчасы һәм һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп ачу бурычын куйган идек. Әлбәттә, без бу объектлар барлыкка килсен өчен бөтен көчебез белән тырыштык. Без Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка аның ярдәме өчен рәхмәтлебез. Бу гимназия төзелмәсә, 39 нчы мәктәптә өч сменада укырга туры килер иде, анда 19 беренче сыйныф булыр иде. Төзүчеләргә зур рәхмәт. Мәктәп нибары җиде ай эчендә төзелде, моңа карамастан, сыйфатка зыян килмәде. Биредә искиткеч уку сыйныфлары, ике спорт залы, ике бассейн һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Мин сезне барыгызны да, кадерле дуслар, бу искиткеч вакыйга белән котлыйм», - диде Наил Мәһдиев, беренче сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм педагогларны котлап.
Гимназия директоры Наталья Медведникова республика һәм шәһәр җитәкчелегенә яңа гимназия өчен рәхмәтен белдерде. «Республиканың, шәһәрнең безгә багышлаган өметләрен акларбыз, дип ышанам. Безгә, педагогларга,  балаларга кызыклы белем дөньясына керергә ярдәм итү өчен, матур, заманча мәктәп төзеп бирделәр», - диде ул. 

http://nabchelny.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп