Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды

Яр Чаллының 88нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды.

Әлеге чараның оештыручысы булып 1 нче балалар сәнгать мәктәбе тора, ул барлык кирәкле җиһазларны тәкъдим итте.
Мастер-классны 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең скульптура буенча укытучысы Лия Вечтомова һәм «Глазурь» керамика студиясе җитәкчесе Айгөл Белоногова үткәрде.
Керамика сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Балчыктан кешеләр савыт-саба, көнкүреш әйберләре, статуэткалар ясый торган булганнар, соңрак әйберләрне яндырырга өйрәнгәннәр.
Хәйрия мастер-классының икенче этабы 14 сентябрьдә узачак, анда катнашучылар әзер яндырылган әйберләрне бизиячәкләр.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мастер-класс хәйрия

Нет комментариев