Шəhри Чаллы

Ярты миллионнан артык Татарстан халкы грипптан прививка ясаткан

Республикада яшәүчеләрнең 47,5 проценты көзге прививка кампаниясендә катнашкан.

Республикада быел көзге прививка кампаниясендә 1 млн 764 мең 880 кеше грипптан прививка ясаткан. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство хәбәрендә әйтелгәнчә, республика халкының 47,5 проценты вакцинацияләнгән. “Татарстанда хәзерге вакытта йогышлы респиратор вируслы инфекция эпидемиологик вазгыяте тотрыклы. Авыру күрсәткечләре дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан түбән, грипп очраклары теркәлмәгән”, - диелгән күзәтчелек органы хәбәрендә.  

https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/175005/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: