Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь чаллылыларны #ДАВАЙТЕЖИТЬДРУЖНО конкурсында катнашырга чакыралар

Балалар өчен 8-800-2000-122 ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән реклама-мәгълүмат кампаниясе һәм «НКО 4 социаль практикалар конструкторы: кризис аша тотрыклылыкка һәм үсешкә» проекты кысаларында #ДАВАЙТЕЖИТЬДРУЖНО дип аталган социаль видеороликлар, мультипликацион фильмнар һәм комикслар төбәкара конкурсы старт ала.

Конкурс Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Навигатор» «Яшьләр инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге» ДБУ, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен 7дән 20 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр, индивидуаль яки төркем форматында чакырыла. Катнашу өчен конкурс темасы буенча видеоролик, мультипликацион фильм яки комикс ясарга кирәк.
Конкурска әзерлек өчен катнашучылар видеороликлар ясау һәм монтажлауга багышланган укыту вебинарлары сериясен карый алалар. Вебинарларны түбәндәге сылтамалар буенча карарга була:
1 нче видеодәрес. Сценарий. Җиһаз. Көйләнеш. https://www.youtube.com/watch?v=SoBgSBxwXnY
2 нче видеодәрес. Төшерү технологиясе. Оператор эше. https://www.youtube.com/watch?v=0_KRUFAPVzE
3 нче видеодәрес. Монтажлау. https://www.youtube.com/watch?v=OoYf0nCRWKE
Конкурс турында нигезләмә «Навигатор» «Яшьләр инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган https://rcmipp.tatarstan.ru/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс