Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр көнендә чыгыш ясаган NILETTO: “Миңа яктылык тараттыгыз! Җылы шәһәр сез”

Үткән ялларда шәһәребездә Яшьләр көне гөрләп уздырылды.

Яр буе паркы территориясендә булдырылган интерактив мәйданчыкларны Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТРның яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев  карадылар. Мәртәбәле кунакларга шәһәребезнең яшьләр эшләре турында “Нур” яшьләр үзәге директоры Полина Трянина сөйләде.  
Бу көнне яшьләр биеде дә, үз осталыкларын да күрсәтте, кунакларга үзләренең шөгыльләре турында да сөйләде. Әйтергә кирәк, мәртәбәле кунаклар яшьләр белән “бер дулкында” булып, алар белән бергә үзләрен рәсем яисә ниндидер кул эшләнмәләре ясауда, аппликация кисүдә сынап карады, моннан тыш автомат сүтеп-җыюда, машина йөртүдә дә катнашты. Бәйрәмдә шулай ук K-pop, Корея мәдәниятенең масштаблы фестивальләре, “Яшел фитнес”, “Турникмен” чаралары,  TOP CARS NCH автоклубы күргәзмәсе, байкерлар белән очрашу, рок-фестиваль, “Нур” арт-резиденциясе, OPEN AIR инструменталь фестивале, “КАМАЗ”лар күргәзмәсе, автотавыш фестивале аеруча да күңелле үтте. Әйтик, Open Air музыкаль фестивале  кысаларында яшьләр танылган хитларны, шулай ук барабан, бас-гитара, клавиш һәм башка музыка коралларында үзләре иҗат иткән җырлар һәм музыка башкардылар. Һәрбер мәйданчык янында күпләп яшьләр җыелган иде. Алар яраткан һөнәрләре турында сөйләште, бер-берсенең телефоннарын алды.
Шәһәр мэры шулай ук “Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзалары белән дә сөйләште. Күргәзмәгә куелган мотоциклларга утырып та карады. Әлфия Когогина исә машинада йөрергә өйрәтә торган махсус интеллектуаль тренажерны сынап карады. Моннан тыш Наил Гамбәр улы бер интерактив мәйданчыкта автоматны сүтеп-җыюда, робототехника зонасында кубик Рубикны җыюда катнашты. Соңыннан исә кунакларга кубикны lego роботы оста итеп җыя алганын күрсәттеләр.
– Безнең Чаллы яшьләре нәрсә белән генә шөгыльләнмиләр, нәрсәләр генә эшләмиләр. Ничәмә-ничә интерактив мәйданчык корып куйганнар. Горурланырлык түгел мени бу? Без Чаллы яшьләренә бик ышанабыз. Яшьләребез – аерата да әйбәт, акыллы, белемле, максатчан, безгә охшамаган – монысы да бик яхшы. Ата-аналарыннан бары әйбәт сыйфатларны алып, шуларны заманчалыкка тапкырлап, безнең яшьләр алга таба бара! “КАМАЗ”ның да, тулаемы белән алганда шәһәрнең дә мондый яшьләребез булганда киләчәге бар. Өметле киләчәге бар! – дигән фикерләрне әйтте шәһәр мэры.
Бәйрәмдә шулай ук матур концерт та оештырылды. Монда төрле иҗат конкурсларында һәм фестивальләрдә, “Чаллы тавышы 2.0” проектларында җиңүчеләр, “Созвездие – Йолдызлык” һәм “Студентлар язы” фестивальләре финалистлары, “Планка мьюзик” продюсерлык үзәге, “Гран при” вокал студиясе солистлары һәм башкалар чыгыш ясадылар. Мәйдан аларны алкышларга күмде. Моннан тыш кичке шоу-программада ут һәм пиротехник эффектлар белән рок-флэшмобы да тәкъдим ителде. Бөтен мәйдан грандиоз тамашаны фотога һәм видеога төшерде. 
Бу көнне Чаллы яшьләре һәм кунаклары өчен иң популяр рус артистларының берсе, MTV-2020 версиясе буенча иң яхшы башкаручы, RU.TV, Top Hit Music Awards, MTV Europe Music Awards, Алтын граммофон премияләренә лаек булган NILETTO чыгыш ясады. Ул чаллыларга үзенең иң яраткан, иң популяр җырларын, шул исәптән “Любимка”, “Если тебе будет грустно”, “Краш”, “Fly 2” хитларын башкарды. Моннан тыш шәһәрдәшләребезгә һәм җыелган кунакларга үзенең өр-яңа җырын тәкъдим итте. Чаллы яшьләре аны бик яратып кабул иттеләр. 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, NILETTO Чаллыда булган чыгышыннан соң үзенең Инстаграм битенә “Минем яңа җырымны 35 000нән артык тамашачы кабул итте. Миңа җибәргән яктылыгыгыз өчен рәхмәт әйтәм! Җылы шәһәр” дип язып та куйган. Шуннан Мәскәү кунагына безнең шәһәр аеруча да ошаган, дигән фикерне әйтә алабыз.     
NILETTO чыгышыннан соң исә яшьләр диджей, танылган артист, DJ, МС, Мәскәүдәге ENERGY радиосын алып баручы Богдан Кантемиров оештырган дискотакада биеделәр. Мәйданны дер селкеттеләр алар! Бәйрәм исә аеруча да матур, грандиоз салют белән тәмамланды.

 

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр