Яздыручыга рәхмәт
«Камкомбанк»ның элеккеге җитәкчесе, изге күңелле ханым Розалия Габдуллина ярдәме белән «Шәһри Чаллы» газетасы өебезгә килә.
Безнең редакциягә, почтага барып газетага яздырырга җаебыз юк. Аллаһының рәхмәте яусын, Розалия Мирзаевна ярты ел саен безгә матур эчтәлекле газета уку шатлыгы бүләк итә. Без, үз чиратыбызда, намазга баскан саен Аллаһы Тәгаләдән аның үзенә һәм якыннарына сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бәрәкәтле гомер сорыйбыз.
Минҗиһан Харисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев