Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Әйдә, ШаяРТ”ка Чаллы командалары кушылырмы? (Рамил Агдеев белән әңгәмә)

Татар КВНының киләчәге булырга ошый. Ул республикабыз эчендә генә чикләнеп калмый, дөньякүләм масштабларга да чыга алырлык проектлар белән янып яши.

Казанда “Татарстан-2021” КВН командалары Республика телевизион фестиваленең гала- концерты булды. Анда республиканың төрле район-шәһәрләреннән 30 команда катнашты. Гран-прига Чаллы КВН лигалары командалары арасыннан “Ингеборга Дапкунайте” командасы лаек булды. Бу, әлбәттә, шәһәребез өчен бик тә куанычлы вакыйга. Шунысы гына бераз кәефне төшерә – Чаллыда әлегә татар КВНы элеккеге югарылыгына ирешә алмый. Республикабызда исә ул, киресенчә, көннән-көн киңрәк тамыр җәя. Моны истә тотып, без Татар КВН лигасы җитәкчесе һәм телевизион уеннарны алып баручы Рамил Агдеев белән әңгәмә кордык.

- Рамил, татар КВНы Чаллыда яралды, диләр. Бу чыннан да, шулаймы?

- Әйе, татар КВН лигасына моннан егерме җиде ел элек Фәридә Якуповна Таштабанова нигез салды. Үзенең иҗат командасы белән ул башта татар КВН лигасы мәктәбе оештырды. Соңрак ул студентлар КВН лигасына әйләнде. 2003 елда КамПИ татар командасын туплап, без дә анда уйный башладык. Тора-бара, безнең хакта Казанда да ишетеп алдылар һәм шул рәвешле, Татар КВН лигасы башкалага күчте.

- КВНда син үзең кайчаннан уйныйсың?

- КВН дигән гаҗәеп мавыктыргыч дөнья мине  5нче  класста укыганда ук үзенә җәлеп итте. Ә Татар КВН лигасына исә КамПИның 3 нче курсында укыганда  килдем.

- Бүгенге көндә татар КВНы  “Әйдә, ШаяРТ” проекты кысаларында эшли. Шул турыда әйтеп китсәгез иде?

- Татар  КВН лигасына ребрейдинг ясадык. Исеменнән башлап, команда тупланышы, жюри бәяләмәләренә кадәр үзгәрде. Бер форматка тупланды. Иң мөһиме ул телевизион тапшыру буларак та эфирга чыга. “Камера, мотор, поехали!” – нәкъ Мәскәүдәгечә!

- Димәк, “Әйдә, ШаяРТ”ны тулы куәтенә эшләп китте, дип әйтергә була?

- Нәкъ, шулай. Эксперемент буларак кына башланса да, “яңа юмор” беренче адымнарын ышанычлы ясады.

- Рамиль, татарда юмор нинди ул?

- Татар халкы гомер-гомергә шаярырга яраткан. Көндәлек тормышта да мәзәкләр җитәрлек. Хуҗа Насертдин гына ни тора! Хәзер дә тормышыбыз мәзәкләргә бай. “Мунча ташы” юмор театры аларны сәхнәдән яктыртып тора. Без дә үзебезнең бурыч итеп татар юморын сәхнәгә күтәреп, күңел ачтыру, уйландыру.

- Нишләптер “Әйдә, ШаяРТ” проектында Чаллы командалары күренми. Алар, гомумән, бармы?

-Кызганычка каршы, әлегә юк. Тиздән Чаллыда зона лигасы оештырачакбыз . Бәлки аерым команда да тупланыр.

 -  Бүгенге көндә чыгыш ясаучы командаларга әйләнеп кайтсак, кайсыларын көчлеләр рәтенә кертер идегез?

- Әлегә ике чемпионыбыз бар: Мамадыштан  “Бишбармак” һәм Арчадан “Алсу”. Тик бу уенда чемпионнар үзгәреп тора.

- Командалар ничек туплана? Яшьләр ничек җәлеп ителә?

- 43 районга барып өчәр көн эшлибез. КВН мәктәбе үткәрәбез: мәзәкләрне ничек язарга, сәхнәдә ничек уйнарга... Шуннан соң командалар уйнап күрсәтә һәм шулардан көчлеләрен сайлап Казанга чакырабыз. Иллеләп команда арасыннан тагын егермесен сайлап алып, телевизион сезонга әзерләнәбез.

- КВНны тагын да үстерү өчен нәрсә кирәк?

- Иң беренче чиратта безнең кебек (көлә) “идейный патриотлар” кирәк. Әлбәттә, акчасыз булмый, спонсорлардан да ярдәм  кирәк. Чөнки бу зур проект: зал арендасы, сәхнә бизәлеше, аппаратура, тапшыруны төшерү җайланмалары, районнарга чыгу, җиңүчеләрне бүләкләү – болар барысы да чыгымнар сорый. Җитәкче буларак, нәкъ шул мәсьәләләрне хәл итәм. Шунысы куанычлы -  танылган сәясәтчеләр һәм сәнгать  әһелләре дә безне хуплый. Жюри булырга чакырган Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Гөлназ Сәфәрова, Салават Миңнеханов, Илназ Сәйфиев тә вакытларын җәлләми, бик теләп киләләр. Мондый хуплау булганда,  “Әйдә, ШаяРТ”ның үсәргә мөмкинлекләре зур.

- Фәридә Таштабанованың эшен дәвам итүче буларак үзеңдә җаваплылык сизәсеңме?

- Без аңа үз итеп ФЯ дип дәштек, ул да шулай ярата иде. Лаеклы ялга киткәндә, татар КВН лигасын җитәкләүне миңа тапшырган иде. Аның арабыздан китүе безнең өчен көтелмәгән югалту. Ул бар гомерен КВНны үстерүгә багышлады бит. Һәр уен  алдыннан аны искә алабыз. Безнең чыгышларны ничек бәяләр иде микән, дибез.  Планнарда Фәридә Якуповна кубогына чемпионат уздыру.  Аны финанслау мәсьәләсен кайгыртабыз.

Әйе, татар КВНының киләчәге булырга ошый. Ул республикабыз эчендә генә чикләнеп калмый, дөньякүләм масштабларга да чыга алырлык проектлар белән янып яши. Нинди  проектлармы? Бу хакта исә сез, түбәндә урнаштырылган qr-код аша, газетабызның инстаграм битендә урнашкан видеоязманы карап белә аласыз.

Айзирә Имамова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн штк