Яңалыклар тасмасы

Җылылык өчен тагы да күбрәк түләячәкбез?

һава торышының 1 градуска гына түбәнәюе дә җылылык өчен түләү бәясен 8%ка арттыра.

“Январь аена җылылык өчен түләүләр тагы да артып килергә мөмкин. Моңа бүгенге салкын һава шартлары сәбәпче”, - дип белдерде "Татэнерго" АҖ филиалының Яр Чаллы җылылык челтәрләре директоры Айрат Зәйнуллин. 

Җитәкче сүзләренә караганда, һава торышының 1 градуска гына түбәнәюе дә җылылык өчен түләү бәясен 8%ка арттыра. 1 декабрьдән ил буенча тарифларның да 9% ка артуын исәпкә алганда, киләсе айда да квитанцияләрдә шактый зур сумма җыелачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак-коммуналь хуҗалык

Нет комментариев