Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ришат авырган

Температурасы күтәрелгән, сулыш алу кыенлашкан.

Моңлы тавышлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов бер атна элек авырый башлаган булган. Инде хәлләре әйбәтләнә башлагач, аның температурасы күтәрелгән, тын алалмый башлаган. Ашыгыч ярдәм хезмәте аны хастаханәгә алып киткән. «Дуслар, кичә төнлә, бик авыр хәлдә скорыйлар алып китте. Хәлем бик мактанырлык түгел. Зарланмыйм, догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булыр идем. Шул җитә. Тәтишка янәшәмдә. Телефон аңарда», – дип язган ул үзенең инстаграмында. Ришат, узгынчы чир булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа савыгып чыгарга ярдәм итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес