Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Рамил Закиров икенче тапкыр әти булды

«Тукта, минем давлениеларым күтәрелде», - ди ул.

«Эх, дәрт бар иде», «Татар яшьләре», «Тик син генә» җырлары белән танылган Чаллы җырчысы Рамил Закиров икенче тапкыр әти булды. Аларның икенче кызлары дөньяга аваз салды. Рамил бала табу йортында нәни кызы белән төшкән видеосы белән уртаклашты. 

«Котлый аласыз. Мин икенче тапыр әти булдым. Менә безнең бәбиебез ята рәхәтләнеп. Мин эйфорияда. Ярты сәгать янында утырам, берничек китеп булмый. Кыскасы, әти-әни булыгыз. Аңлата алмаслык хисләр», – ди ул. 

Рамил һәм Илүзә Закировлар «гендер пати» да үткәргән булганнар. Анда алар тартмадан чиратлашып килүче ал һәм зәңгәр төс кәгазь тасманы тартып чыгаралар. Иң соңгы төс ал була. Кыз. Гаилә малай көткән булса кирәк, аптырабрак кала. Әмма барыбер чын күңелләреннән сөенәләр.

«Тукта, минем давлениеларым күтәрелде», – ди Рамил, 2 кыз әтисе булачагын белгәч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев