Җырчы Сәрия Нәбиуллина гаиләсендә авыр кайгы
«Авыру булса да ул минем юанычым иде», - дип өзгәләнә әни кеше.
Чаллы җырчысы Сәрия Нәбиуллина безгә олы кайгысын хәбәр итте - аның олы улы Илнур вафат. Аңа 39 яшь, балачактан каты авыру иде. Нәбиуллиннар гаиләсе аны соңгы көненә кадәр кадерләп тәрбияләде. "Бүген төнлә улым күккә китте. Авыру малаебыз. Китте. Бүген тыныч йоклады әле, дип сәерсенгән идем, иртән бүлмәсенә керсәм, үлгән. Авыру булса да ул минем юанычым иде", - диде Сәрия апа өзгәләнеп. "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы аның кайгысын уртаклаша, күркәм сабырлыклар тели.
"Илнур, туганым, тыныч йокла. Син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачаксың", - дип язган мессенджерында Сәрия Нәбиуллинаның кече улы, тавыш операторы Илсур Нәбиуллин.
Мәрхүмне Зәй районы Кәрәкәс авылында күмәчәкләр. Хушлашу иртәгә 6нчы октябрь иртәнге 9да морг янында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев