Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җырлыйк әле»дә кем җиңгән?

Әлеге музыкаль тапшыруда җыр-биюгә оста артистлар Чулпан Арсланова, Руслан Әюпов һәм Марсель Мөсәвиров катнашты.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары «Татарстан яңа гасыр» телеканалының «Җырлыйк әле» тапшыруына төшеп кайттылар. Әлеге музыкаль тапшыруда җыр-биюгә оста артистлар Чулпан Арсланова, Руслан Әюпов һәм Марсель Мөсәвиров катнашты.  Бу артистлар барысы да талантлы, әмма бәйгенең җиңүчесе бер генә  була. Бу юлы җиңү бәхете Чулпан Арслановага елмайды. «Без катнашкан тапшыруны, Аллаһы бореса, киләсе атналарда зәңгәр экраннардан күреп булачак», – диде «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә Марсель Мөсәвиров. 

Фотолар Чулпан Арслановадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар