Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрованың җиденче спектакле -фотолар

«Урланган яшьлек» спектаклендәге төп рольне кем уйнады?

Чаллыда яшәп иҗат итүче халык мәхәббәтен казанган язучы Зифа Кадыйрова шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты. Уфаның «Нур» татар театры язучының «Урланган яшьлек» спектаклен сәхнәләштерде. 
10 декабрьдә аны тамашачыларга күрсәттеләр. Бу спектакль Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәитова- Гыйзәтуллина юбилеена багышланды. Юбиляр Зөһрә ролен уйнады. Шулай итеп режиссер Илдар Вәлиев талантлы артисткага һәм тамашачыларга зур бүләк ясады. 
«Урланган яшьлек» спектаклен тамашачылар җылы кабул иттеләр. Чөнки артистлар халыкчан һәм бик оста итеп уйнадылар. 
Тамашачылар язучы Зифа Кадыйрованы да көчле алкышларга күмделәр. «Бу минем әсәрләрем буенча куелган җиденче спектакль. Аллаһка шөкер, аны тамашачылар кабул итте. «Нур» театры коллективына рәхмәттән башка сүзем юк», – диде Зифа ханым спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклашып. 
Ямал-Ненец округында Татарстан киносы кысаларында, Салехард халкы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Сөмбел» киносын карап хозурланды. 
Фотолар Зифа Кадыйровадан һәм «Нур» театрыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова мастеровые театр мәдәният