Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрованың кайсы китаплары иң күп укылган?

Язучы Габдулла Тукай, Михаил Шолохов һәм башка күренекле язучылар белән бер исемлектә.

Чаллыда яшәп иҗат итүче популяр язучы Зифа Кадыйрова тормышында сөенечле вакыйга булды.

Аның  «Көтеп узган гомер» китабының русчасы «Жизнь, прожитая в ожидании» Милли китапханәдә иң күп укылган Россия авторлары исемлегенә кертелгән. Бу исемлектә Михаил Булгаков, Михаил Шолохов, Михаил Зощенко кебек классиклар белән бергә, Евгений Водолазкин, Ринат Валиуллин кебек бүгенге язучылар да бар.

Ә «Урланган яшьлек» – «Иң күп укылган татар китаплары» исемлегенә кергән. Зифа Кадыйрованың Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Габделҗәббар Кандалый кебек классиклар белән бер исемлектә булуы – зур дәрәҗә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова габдулла тукай Михаил Шолохов Иң күп укылган китап