Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрованың Уфаны яулавы

«Синсез килгән язлар» спектаклендә меңәрләгән кеше язмышы, гаилә, мәхәббәт, рәнҗеш, хыянәт  һәркемнең күңеленә үтеп керде. Күз яшьләрен тыя алмадык», - ди тамашачы.

26-27 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма һәм комедия театрында халыкның яраткан язучысы Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлап» романы буенча куелган спектакльнең премьерасы тулы залларда үтте. Язучы әйтүенчә, 1000сумнан артык бәядән торган билетлар ике көнгә дә алдан сатылып беткән.

Спектакльне баш режиссер Айрат Абушахманов белән рәссам Альберт Нестеров сәхнәгә куйган. Көйләрне композитор Рәмис Хәкимов язган.

Социаль челтәрләрдә тамашачылар спектакльгә югары бәя биргәннәр. «Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» спектаклендә меңәрләгән кеше язмышы, гаилә, мәхәббәт, рәнҗеш, хыянәт  һәркемнең күңеленә үтеп керде. Күз яшьләрен тыя алмадык. Бу тормышта үзеңнән нәрсә калдырдың? Уйланырлык спектакль», –  ди Гөлсима Иштанова.
Автор әйтүенчә, спектакльдә төп фикер: «Гаилә, мөхәббәтне сакларга кирәк».

Шаура Гаппасова: «Премьерадан  Раилә апай белән яшьләребезне сөртә-сөртә чыгабыз. Җәмәгать, спектакль шәп, еладык та, көлдек тә. Премьера 10лы билгесенә лаек.
Премьера алдыннан автор Зифа Кадыйровадан автограф алдык...
Башдрам театры труппасына алкышлар. Талантлылар. Барысы да үз рольләрен оста уйнадылар. Канәгать булып китәбез», – ди.

Зифа ханым үзе дә премьерадан канәгать. «Искиткеч шәп булды. Артистлар бик оста уйнадылар. Журналистлар күп иде. Интервью бирә-бирә, автограф яза-яза арып беттем. Әмма бу рәхәт ару. Халык әсәрләреңне яратып кабул итә икән – бу зур бәхет. Китапларымны алып бетерделәр. Бүләк тә иттем. Халыкка классика гына түгел, үзләре янәшәсендә яшәгән кешеләр тормышын чагылдырган әсәрләр дә кирәк. Тормышчан әсәрләрне дә, спектакльләрне дә халык бик ярата. Башкорт дәүләт драма театры режиссеры һәм артистларының нинди талантлы икәнлеген барыгыз да белә инде. Кыскасы, туган ягымнан рәхмәтле булып, дәртләнеп, илһамланып кайттым», – диде ул.

Фотолар Гөлсимә Иштанова, Шаура Гаппасова һәм Сәрия Рамазановадан алынды.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Зифа Кадыйрова Башдрамтеатр