Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зимняя вишня”да балалар янып үлүендә кем ГАЕПЛЕ булуы әйтелде

Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгынны сүндергән командирга электән 6 кисәтү ясалган булган. Кемерово өлкәсе прокуратурасы аны битарафлыкта гаепли.

Прокуратура янгын сүндерү каравылы башлыгы Сергей Генинның гамәлләрен профессиональ түгел, дип бәяләгән.

Татар-информ” язуынча, аңа хокук бозулар өчен элегрәк 6 кисәтү ясалган.

 

Прокуратура мәгълүматлары буенча, гаепләнүче кешеләрне эвакуацияләгәндә хилафлыклар белән эшләгән. “Янгын турында сигнал килеп ирешүгә, Генин “Зимняя вишня” планын ала, һәр катның схемаларын белә. Устав буенча, янгында кешеләрне коткару кыска вакыт эчендә башкарылырга тиеш, әмма Генин хәбәр җиткергән шаһитның кинозалда кешеләр калуы турындагы сүзләрен игътибарга алмый”, - дип белдергән прокуратура вәкиле, янгын сүндерү хезмәткәренә чик чарасы сайлауга багышланган суд утырышында.

 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Генин сәүдә үзәге каравылчысыннан янгын чыккан урын турында мәгълүмат алган һәм, гәрчә үзләре белән янгын сүндерү чаралары булмаса да, анда газ-төтеннән саклау хезмәткәрләре звеносын җибәрә,  “Звено кешеләрне коткаруга сарыф итәрлек кыйммәтле вакытны югалткан. Шул ук вакытта Генин залда балалар булуы турында белгән”, - ди прокурор.

 

Шулай ук, судта күзәтү камераларыннан Генинның коллегалары белән эш машинасында сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүе күренгән видеоязманы да күрсәткәннәр. Анда алар янына фаҗиганең шаһиты йөгереп килә, янгын сүндерү хезмәткәрен кулыннан тотып, бинага ашыктыра. Анда ул куллары белән кешеләр ябылуда калган кинозалга илтүче баскычка ишарәли. Бу вакытта янгын сүндерүчеләр янына каравылчы килеп, янгын чыганагы турында хәбәр итеп, үзе белән алып китә, ә теге шаһит ялгызы басып кала. Прокурор, шулай ук, утырышта Генинның янгын сүндерү тәртибен һәм кешеләрне эвакуацияләү кагыйдәләрен бозуы өчен алты кисәтүе булуы турында да әйткән. Гаепләүче як судтан янгын сүндерүчене 2 айга – 11 июньгә кадәр кулга алуны сораган.

 

Яклаучы якка килгәндә, Генин адвокаты янгын сүндерүчене кулга алмауны сораган, чөнки аның Чечняда сугышта катнашканын һәм нәтиҗәдә психикасына зыян килгәнен әйткән. "Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да Генинны уңай характеристикага ия булуы һәм психик халәте белән бәйле рәвештә сак астына алмауны сорый", - дигән адвокат.

 

Судта чыгыш ясап, Генин бинаның планын янгынга чыгар алдыннан гына алганын һәм җиде минут үтеп килеп җитүгә кәгазьләрне аннан кире алганнарын әйткән. "Без үзәкнең планын 2016 елда өйрәнгән идек, әмма мондый объектлар бездә 80. Кешеләргә шундый хәсрәт килүе миңа кызганыч, әмма сезгә җиңелрәк булсын өчен бөтен кешене "батырырга" кирәк дип уйламыйм", - дигән Генин.

 

Тикшерү фаразлавынча, Генинның ваемсызлыгы аркасында 4 нче катта 2 нче кинозалда 37 кеше вафат булган. Искәртеп үтик, 25 мартта чыккан янгында 64 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X