Зиннур Мостафин: «Боз өстенә 25 тән артык кешегә керергә ярамый»
Яңалыклар тасмасы

Зиннур Мостафин: «Боз өстенә 25 тән артык кешегә керергә ярамый»

Инспекторлар кизү торачак.

Православ дине халкы Хач ману бәйрәменә әзерләнә. Ул Чаллының 3 урынында - шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында һәм Мәләкәс елгасының Серафим Саровский чиркәвеннән ерак булмаган елга өстендә - узачак. 

"Бүгенге көндә  боз калынлыгы - 30-32 см. Һәр көнне тикшереп торачакбыз. Әлегә бу күрсәткеч йоланы үткәрү өчен җитәрлек. Шулай да боз өстенә 25 тән артык кеше кермәскә тиеш.  Өч урында да 2-3 коткаручы эшләячәк", - диде МЧС хезмәте инспекторы Зиннур Мостафин.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев