Яңалыклар тасмасы

Үзәк районда агачлар утырттылар

Бүген 42/15 йорт ишегалдында агачлар утыртылды. Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре, «Паритет» идарәче компаниясе хезмәткәрләре 20 төп чыршы утырттылар.

Агачларны «Горзеленхоз» оешмасы үстереп бирде. 
Чыршылар, кисеп, төпләп алынган агачлар урынына утыртылды. Быел районда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында территорияне төзекләндерү барышында 15 төп агач киселде.
Быел Үзәк районында барлыгы 368 төп агач һәм куак утыртылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


экология агач акция пластик чимал

Нет комментариев