Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

1 литрлы банкага кыяр тозлау рецепты

Бик тәмле, телеңне йотарлык, сынап карагыз!

Зур булмаган кыярларны юып, ике сәгатькә салкын суда тотабыз. Шулай иткәндә кыяр эчендәге һавасы чыгып бетә. 3-5 тырнак сарымсак, 3-4 карлыган, чия, керән яфрагы, укропны кайнар су белән чайкатып алабыз да банка төбенә салабыз. Аннары банкага  тыгызлап кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут калай капкач белән каплап торабыз.

Тишекле капкач аша сөзеп, шул суны кире кәстрүлгә агызып, маринад әзерлибез. 2 литр суга 4 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы(өеп) тоз салып, 3-4 минут кайнатабыз. Кыярлар янына 3-6 борчак кара һәм исле борыч өстәгәннән соң кайнар маринад агызабыз. Ахырдан 1-2 аш кашыгы 9 процентлы серкә (уксус) салып, стерильләштерелгән капкач белән ныклап ябабыз, астын өскә әйләндерәбез һәм юрган кебек җылы әйбергә төрәбез. 

Файдалы киңәшләр: 
– Кыярларны салкын суда 2 сәгатьтән артык тотамгыз, юкса тозланган кыярлар “аттырырга” мөмкин 
– Сарымсактан тыш кыярлар янына болгар борычы, суган яки кишер дә салсаң, тәмле була 
– Яңа өзеп алынган яфраклар урынына кипкәннәрен кулланырга мөмкин 
– Маринад җитмәсә яки түгелсә, кайнап торган су агызыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт