Укытучыга чәчәк сайлау өчен киңәшләр
Белем бәйрәменә баручы баланың букеты нәфис һәм ачык төсле чәчәкләрдән торса хәерле.
Кагыйдә буларак, укытучыга кашкарый (астра), дәлия (георгин), гортензия, хризантема, гладиолус, ирис, гербера һәм пион бирәләр, ди чәчәк сатучылар.
Кызыл розаны бирергә уйласагыз, сак булыгыз, бу чәчәк – мәхәббәт темасына, ул гашыйкларга күбрәк туры килә. Куе кызыл төсле розаларны олы яшьтәге укытучыга бирергә була. Сары розаларны да бирергә мөмкин – ул көзне искә төшерә.
Чәчәк сайлаганда, укытучының яшенә карагыз. Яшь укытучыларга ачык төсле, нәфис чәчәк бирәләр. Бу – лалә, кашкарый, пион, дәлия, хризантема. Гадирәк савытта, яки бөтенләй төргәксез бирү хәерле.
Өлкәнрәк укытучыларга шәмәхә гладиолус, ирис, куе кызыл роза бирергә була, төргәкне үз теләгегезгә карап сайлагыз.
1 сыйныфка баручы баланың букеты нәфис һәм ачык төсле чәчәкләрдән торса хәерле. Аны дәлия, гербера, хризантема яки пионнардан ясап була. Баланың чәчәк бәйләме бик зур булмасын. Артык хуш исле чәчәкләр дә сайламагыз, чәчәкләрне төргән вакытта алар баланың киемен буямаслык итеп эшләргә кирәк.
Өлкән сыйныфларга лалә, канәфер, ирис, дәлия, гортензия яки герберадан бәйләм алырга була.
Ир-ат укытучыга да чәчәк бирергә була. Тик букетны дөрес сайлагыз. Ир-атларга шәмәхә, лилия төсле, зәңгәр яки куе кызыл төсмерләр сайларга кирәк. Иң яхшысы – ирис, дәлия, гладиолус яки канәфер.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев