Агач гөмбәсе яман шеш авыруын булдырмый
Киңәш-табыш

Агач гөмбәсе яман шеш авыруын булдырмый

Каен кәүсәсенә ябышып үскән күп еллык паразит-гөмбә (чага) минераль тозларга, биологик актив матдәләр һәм органик кислоталарга гаять бай.

Рәсми медицина тарафыннан танылган гөмбә – аның нигезендә дару җитештерәләр. Фитотерапия өлкәсендә агач гөмбәсе төнәтмәсе элек-электән яман шеш авыруларын кисәтү (әмма дәвалану өчен түгел!) максатында кулланыла. 
Рецепт:  100 г гөмбәгә 1 литр кайнаган су салып, 6 сәгать тотарга. Йомшарган гөмбәне изеп, 1 литр җылы суда бер тәүлек дәвамында караңгы урынга куеп төнә¬тергә. Сөзеп, көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә. 

 

Фото: chastnosti.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев