Ашказанын ничек эшләтеп җибәрергә?
Киңәш-табыш

Ашказанын ничек эшләтеп җибәрергә?

Сезгә гади генә бер үсемлек ярдәм итәчәк.

Эч авыртудан, эчәкләр ялкынсынудан Европада иң киң таралган дәвалау чарасы: бөтнек мае. Бөтнек мускуллардагы спазманы киметә, ашказаны эшчәнлеген җайга сала. Бөтнек мае булмаса, бөтнекле чәй дә дәвалану өчен нәтиҗәле чара. 1 аш кашыгы киптерелгән бөтнек яфракларын, 1 чынаяк кайнар су салып, 30 минут төнәтегез дә, көнгә 3 стакан бөтнек чәе эчә аласыз. Тик бу ысулдан бөтнеккә аллергиясе булмаган кешеләр генә файдалана ала. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев