Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Бакча нигъмәтләрен кышка ничек дөрес туңдырырга?

Киңәш-табыш.

Җиләк-җимеш вакыты. Яшелчәләр дә өлгерә башлады. Тынгысыз хуҗабикәләр, җиң сызганып, кышка компот, кайнатма ише әйберләр әзерли. Бакча нигъмәтләрен катырып мәш килүчеләр дә бихисап. Кышка витаминнар саклауның иң яхшы ысулы бу чөнки. Суыту камерасында аларга урын тапсаң, ел әйләнәсе җиләкле ботка, десерт, эчемлекләр табыннан төшмәячәк дигән сүз бит.
Җиләкләр
Кура җиләге, чия, крыжовник – бу җиләкләрнең барысын да кышка туңдырып куярга була.
Берничә ысулы бар. Беренчесе – җимешләрне бөтен килеш катыру. Моның өчен иң элек аларны юып, киптерергә кирәк. Тактага тезеп, катырырга. Шуннан соң барысын бергә капчыкка тутырып, янә суыту камерасына алып куярга.
Икенчесе – пюре ясау. Эреткәннән соң формасын югалта торган кура җиләге өчен нәкъ менә шулай эшләү әйбәтрәк. Җиләкләр әчкелтем булса, бераз гына шикәр комы кушарга була – табигый туңдырма килеп чыгачак. Эреткәч, җиләк пюресын камыр ризыкларына эчлек ясау өчен кулланырга, боткага өстәргә, аннан компот яки морслар ясарга мөмкин. Җиләк пюресын суыткычның боз формаларына тутырып катыру да бик уңайлы (эчемлекләргә өстәп җибәрү өчен).
Пюрены төрле җиләкләрдән ясасаң, тагын да тәмлерәк һәм файдалырак була. Әйтик, кура җиләге һәм карлыганны миксер белән бераз изеп алганнан соң,  шикәр комы кушып (җиләкләр өлгергән һәм бик баллы икән, аз гына салырга – биш кг җиләккә 1 кг шикәр комы исәбеннән) болгатырга һәм кечкенә контейнерларга тутырып (гаиләгә бер тапкыр чәй эчәргә җитәрлек итеп), суыту камерасына куярга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр