Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакчаларда чияләр өлгерә

Хуҗабикәләр алардан төрле кайнатмалар, компотлар, сироплар, соклар ясый. Шул рәвешле кышка тәмле сый әзерли, мәш килә.

Фәгыйлә Галимова, һәвәскәр бакчачы: Чиядән как ясыйм. Мондый какны киптерелгән кайнатма дияргә була. Аны ясавы бик җиңел. Чия кагына пешеп җитмәгән җимешләр дә, артык өлгергәннәре дә ярый. Шикәрне дә тәменчә салам, бөтенләй салмасаң да тәмле – әче как була. Яраткан кешегә менә дигән. Теләге булганнар корица, мята (бөтнек), ванилин сала ала. Эш тәртибе болайрак: чиянең төшен алып, калын төпле кәстрүлгә сүрән утка куябыз. Согы чыккач, кирәк кадәрле шикәр салып, 15 минут кайнатабыз. Аннары блендер белән изәбез. Суынгач, пергамент кәгазенә җәеп, җиләс урында яки махсус киптергеч ярдәмендә киптерәбез. Кипкәч, төреп, кышка сакларга куям. Тукыма капчыкта ул тагын да яхшы саклана.

Фото: aqua-mechanica.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт