Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңге пәрәмәче

Камыр өчен: 2 йомырка, 250 мл су, 100 гр сыер мае яки маргарин, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 500-700 гр он.

Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге, 130 гр сыер мае, 150 мл сөт, 1,5 бал калагы тоз, 1 йомырка.

Бөтен әйберне кушып, төче камыр басабыз. Камырны озынча итеп тәгәрәтәбез һәм зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Ул кисәкләрдән җәймәләр әзерлибез. Җәймә өстенә бәрәңге боламагы салып чыгабыз һәм кырыйларын бөгәбез. Әзер пәрәмәчләрне майлы табага тезәбез һәм кызган мичкә куябыз. Пәрәмәчләр әзрәк алтынсу төскә керә башлагач, алып, тугланган йомырка сарысы белән майлап чыгабыз. Яңадан мичкә тыгабыз.

Пәрәмәчләрне тәлинкә салгач, аз гына вакытка тастымал белән каплап куябыз. Алай пәрәмәчләр йомшак булачак.

/ Гөлия Ибатуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев