Буыннар сызлаганда канәфер файдалы
Киңәшләр.
1. Бөер авырулары вакытында (цистит, пиелонефрит, сидек юлларына таш утырганда) 2 аш кашыгы вак итеп туралган канәфергә 250 мл кайнар су агызабыз да утка куябыз. Кайнау хәленә җиткәч, уттан алабыз. 3 сәгать төнәткәч, сөзеп, ашар алдыннан көненә 4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәбез.
2. Температураны төшерү һәм тирләтү сыйфатында: 2 аш кашыгы сирень һәм юкә чәчәге катнашмасына (1:1) бер стакан кайнар су агызып, 1 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1әр стакан эчәбез.
Шуны да истә тотыгыз, сирень агулы үсемлек санала. Шуңа да аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур, дозасын да чамалап кына кулланыгыз!
3. Радикулит яки буыннан сызлаганда 2 аш кашыгы канәфергә 2 аш кашыгы атланмай кушып, авырткан урынга сылыйбыз.
4. Сулыш органнары авырулары (бронхит, трахеит, пневмония) вакытында 1 аш кашыгы киптерелгән канәфергә 1 стакан кайнар су салып, 1 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев