Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Черкиләр кемнәрне ярата?

Черкиләр чыкты. Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, берничек тә котылып булмый. Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан кешеләре була икән.

Кан төркеме мөһим роль уйный

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны, башкаларга караганда, озынборыннар ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.

Тирләү

Тир белән бергә бүленүче сөт һәм бәвел кислотасы, аммиак һәм башка матдәләр дә озынборын игътибарын җәлеп итә.

Тән температурасы

Ул югарырак булган саен, озынборыннар да күбрәк ярата.

Физик күнегүләр

Спорт белән даими шөгыльләнгән (бу вакытта тән температурасы күтәрелә һәм сөт кислотасы җыела) кешеләрнең канын да озынборын тәмләп эчә.

Сыра эчсәң - бетте

Ярты литр сыра эчкән кеше дә озынборыннан качып котыла алмый.

Йөкле хатыннар

Бәби көтүче гүзәл затлар шулай ук озынборын һөҗүменә ике тапкырга ешрак эләгә. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: алар углекислый газны ешрак чыгара һәм аларның тән температурасы югарырак була.

Кара һәм кызыл төсле киемнәр кимәгез

Озынборыннар корбаннарын ис һәм төс ягыннан сайлый. Шуңа күрә урамга чыкканда кара, куе зәңгәр, кызыл төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Ә менә сары төсне алар яратмый.

Помидор сабагы һәм тәмәке исен яратмый

Озынборыннан саклануның махсус рецепты юк. Әмма аның ачуын чыгара торган нәрсәләр дә бар. Әйтик, ул базилик, эвкалипт, канәфер һәм әнис исен яратмый. Бу үсемлекләрнең согын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, озынборын турында онытсагыз да була.

Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яки шомырт яфраклары куярга мөмкин.

Тәмәке исен дә яратмый озынборын. Кеше тәмәке тартканда ул аның янына килми, әмма тәмәкесен ташлау белән сырып ала. Ә менә валериан исе аны якын китерми.

Өйгә озынборын кермәсен дисәгез, тәрәз каршына помидор яки аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Аның яфрагын шулай ук өйгә алып керергә дә мөмкин.

Бакчада эшләгәндә озынборыннар һөҗүменә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.

Фото: animalzoom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X