Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чиядән компот ябабыз

Җиңел дә, тәмле дә компот рецепты белән бүлешәбез.

Ландыш Солтанова,  82нче балалар бакчасы тәрбиячесе: Даими су сибеп торгангадыр инде, чия быел мул булды. Җыеп һәм эшкәртеп өлгеререгә генә кирәк. Иң элек, әлбәттә инде, әлеге җәй нигъмәтеннән компот ябабыз. Бу эшне түбәндәге рецепт буенча эшлим:
3 литрлы стерилизацияләнгән банкага 0,5 литр чия, кайнап торган су салам, 10 минут чамасы шулай тотам. Банкадагы суны саркытып, кире кәстрюльгә бушатып, 2 стакан шикәр комы салам да кайнатырга куям (әчкелт яратучылар 1 стакан, ә баллы яратучылар 2 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатып, капкач белән каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы да салып җибәрәм.
Кышын чәй янына куерга яки пирог эчлеге итеп куллану өчен аны әле үз сутында да әзерләп куям. Бу түбәндәгечә эшләнә: чияне юып, суын саркытып, төшен алам. Стерильләштерелгән 0,7 литрлы банканың яртысына кадәр чия салгач, 1 аш кашыгы шикәр комы сибәм. Тыгызлап, измичә генә тутырып бетергәндә өстенә янә бер кашык шикәр һәм сутын салам. Капкачларын җиңелчә каплап, банкаларны сулы кәстрүлгә утыртам, утка куям. Кәстрүл төбенә чүпрәк җәяргә дә онытмаска кирәк. Су кайнап чыкканнан соң, 15 минут стерильләштерәм һәм, банкаларны алып, капкачын кышкыга каплап куям. Болай эшләгәндә чия бераз "утыра", шуңа да бер банкадагысын башкаларына өстәп чыгарга исәп тотарга кирәк.
Әлбәттә инде балачактан ук чиянең кайнатмасын да бик яратып ашыйбыз. Күпләрнең ул сыек килеп чыга, ә чиясе бөрешкән була. Болай булмасын өчен кайнатманы түбәндәгечә әзерлим: 1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салам.  Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушам. Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарам. Берсе кайнагач, берсен салып, чия белән шикәр комының күләмен 9 стаканга җиткерәм.  Соңгы 9 нчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәм. Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, туглыйм һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт