Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Эсседә кайсы эчемлекне эчәргә мөмкин, кайсысын ярамый?

Челләдә җылымса яки салкын су эчегез, әмма туңдырылган, бозлы су эчәргә киңәш ителми.

Эссе көнне организм күп су югалта. Мондый вакытта сыеклык эчүнең дозасын икеләтә арттырырга кирәк. Кайвакытта эчеп- эчеп тә сусау басылмаска мөмкин. Нилектән соң?

Чәй
Сусауны басар өчен, чәйне судан 1/3 өлеш кимрәк эчәргә кирәк. Болай итсәгез, эчәсе килү тиз басылыр. Иң кулай чәй- каркаде һәм яшел чәй санала. Аны җылымса килеш, шикәрсез эчсәгез яхшырак.

Ряженка, кефир, әйрән
Майлылыгы киметелгән эчемлек сайлау мәслихәт. Болардан тыш “эремчек суы” эчу дә файдалы. Ә менә авыл сөтен эчмәскә, яки су кушып эчәргә киңәш ителә.

Квас
Баллы булмаган, өй шартларында ясалган квас әйбәт. Ә менә шешәдәге газлы квас сезне тагын да сусатачак.

Су
Гадәти суны эчү- җиңел түгелме? Бер стаканга бер телем лимон салып эчә аласыз. Шулай ук газсыз минераль су да сусауны шәп баса.

Лимонад
Лимон согыннан ясалган эчемлек хакында сүз бара. Бу эчемлек җимешнең кабыгын кайнатып, пюресыннан һәм туңдырылган лимон кисәкләреннән махсус ясала. Лимонад әче булмасын, дисәгез, аның эчендәге ак йомшагын кисеп атарга кирәк.

Компот
Суны җиләк- җимеш белән, карлыган, кура, бөтнек яфраклары салып кайнатасыз да, менә дигән витаминлы эчемлек. Мондый файдалы, сусауны баса алган компот кайнату өчен кирәк әйберләр дә кул астында гына.

Кайбер эчемлекләр чыннан да сусауны баса. Ә менә кайберләре киресенчә икән. Әйтик, баллы, газлы яки диетик эчемлектән соң авызда ниндидер тәм калып, шул тәмне бетерү өчен тагын су эчеп куярга туры килә. Ә газлы, тәмләткечле сулар сусауны да басмый, буялар, ароматизаторлар да организмга зарарлы.

Челләдә җылымса яки салкын су эчегез, әмма туңдырылган, бозлы су эчәргә киңәш итмәс идек.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр